Гомер – олы нигъмәт. Аны арттырып була. Ни рәвешле? Абруйлы галимебез Габдеррахман Галәветдин гомерне озынайту юлларын тәфсилләп бәян итә. Аллаһ ризалыгы өчен изге гамәлләр кылу, Аллаһка ихластан гыйбадәт кылу, тәүбә-истигъфарлар кылу, олы әҗерләргә ирешү юлында иҗтиһад итү – кешенең гомерен озынайта. Шул рәвешле, Аллаһ Үзе каршында әҗер-савапларыбызны иксез-чиксез арттыра. Шушы бәхеткә ирешү юллары хакында белергә теләсәгез, рәхим итеп ошбу китапны укыгыз. Алган хәерле-файдалы гыйлемегез белән гамәл кылыгыз, аны тормышта кулланып яшәгез – уңышка ирешерсез, ин шәә Аллаһ.
АВТОР
Идрис Галяутдинов.
ИЗДАТЕЛЬСТВО
Тауба.
Отзывы не найдены