"Көн дә кирәкле догалар, зикерләр" китабында кайбер гамәлләр алдыннан яки артыннан әйтелә торган зикер һәм догалар җыелган. Боларның барысын да безгә Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа сәламе вә рәхмәте булсын) өйрәтеп калдырган. Китап алар хакында фикерләп, мәгънәләренә төшенеп әйтергә ярдәм йөзеннән эшләнде, һәркөн кирәкле булган зикер-догаларны шушы китапчыкка тупланды.
⠀
“Әл-Гаср” сүрәсе күләме ягыннан кечкенә генә булса да, тирән мәгънәгә ия. Ул сүрә Ислам диненең төп максатларын аңлата, икенчедән, бөек югалтудан һәм хәсрәттә булудан кисәтә, өченчедән, бу тормышта да, ахирәтебездә дә уңышка ирешү серләрен бәян итә.
⠀
АВТОР
Раил Файзрахманов.
Отзывы не найдены